PPt4Web Хостинг презентаций

Главная / Начальная школа / Татар теленнән кагыйдәләр
X Код для использования на сайте:

Скопируйте этот код и вставьте его на свой сайт

X

Чтобы скачать данную презентацию, порекомендуйте, пожалуйста, её своим друзьям в любой соц. сети.

После чего скачивание начнётся автоматически!

Кнопки:

Презентация на тему: Татар теленнән кагыйдәләр


Скачать эту презентацию

Презентация на тему: Татар теленнән кагыйдәләр


Скачать эту презентацию

№ слайда 1 Башлангыч сыйныфта татар теленнән кагыйдәләр
Описание слайда:

Башлангыч сыйныфта татар теленнән кагыйдәләр

№ слайда 2 Аваз һәм хәреф Сүзләр авазлардан төзелә Авазларны әйтәбез һәм ишетәбез. Язуда ав
Описание слайда:

Аваз һәм хәреф Сүзләр авазлардан төзелә Авазларны әйтәбез һәм ишетәбез. Язуда авазлар хәрефләр белән белдерелә. Хәрефне язабыз һәм күрәбез.   [ алма] алма [кишэр] кишер

№ слайда 3 Аваз һәм хәреф О хәрефе Ө хәрефе Э, е хәрефләре Тартык авазлар һәм хәрефләр В хә
Описание слайда:

Аваз һәм хәреф О хәрефе Ө хәрефе Э, е хәрефләре Тартык авазлар һәм хәрефләр В хәрефе К хәрефе Г хәрефе Иҗек.Сүзләрне юлдан – юлга күчерү. Сүзгә аваз – хәреф анализы Сузык авазлар һәм хәрефләр Е хәрефе Я хәрефе Ю хәрефе Й хәрефе Ь хәрефе Ъ хәрефе Х, һ хәрефләре

№ слайда 4 О хәрефе О хәрефе татар телендә сүзнең беренче иҗегендә генә языла: ор – лык, йо
Описание слайда:

О хәрефе О хәрефе татар телендә сүзнең беренче иҗегендә генә языла: ор – лык, йол – дыз, тор – мыш. Рус сүзләрендә о хәрефе төрле иҗекләрдә языла: ки – но, па – ро – воз, про – жек – тор. Татар сүзләренең беренче иҗегендә [о] авазы булганда, икенче иҗектәге [ы] авазы “о” лаштырып әйтелә: языла – болын, әйтелә – [ болон]. Дөрес яз! болын герой болыт метро йолдыз кино йокы пароход орлык эшелон тормыш мотор

№ слайда 5 Фигыль Фигыль - предметның эш- гамәлен, хәл – торышын белдерүче сүз төркеме. Фиг
Описание слайда:

Фигыль Фигыль - предметның эш- гамәлен, хәл – торышын белдерүче сүз төркеме. Фигыль нишли? нишләде? нишләгән? нишләр? нишләячәк? сорауларына җавап бирә. нишли? - килә, нишләде? - килде, нишләгән? – килгән нишләр? – килер, нишләячәк? – киләчәк. Фигыль ике төркемчәгә бүленә: 1. хикәя фигыль - эшнең үтәлү-үтәлмәвен хәбәр итә. 2.боерык фигыль- эшкә кушуны , эштән тыюны, боеру, өндәүне, үтенүне белдерә.

№ слайда 6 Исемнең килеш белән төрләнеше Берлек сан Килешләр Сузык авазга беткән исемнәр Та
Описание слайда:

Исемнең килеш белән төрләнеше Берлек сан Килешләр Сузык авазга беткән исемнәр Тартык авазга беткән исемнәр калын нечкә калын нечкә Башкилеш дөнья кеше герб шәм Иялек килеше дөнья-ның кеше-нең герб-ның шәм-нең Юнәлеш килеше дөнья-га кеше-гә герб-ка шәм-гә Төшем килеше дөнья-ны кеше-не герб-ны шәм-не Чыгышкилеше дөнья-дан кеше-дән герб-тан шәм-нән Урын –вакыт килеше дөнья-да кеше-дә герб-та шәм-дә

№ слайда 7 Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр Татар телендә килешләр Исемнең килеш белән т
Описание слайда:

Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр Татар телендә килешләр Исемнең килеш белән төрләнеше ( берлек сан) Исемнең килеш белән төрләнеше ( күплек сан) Сыйфат Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат – сан белән төрләнеше. Үткән заман хикәя фигыльнең зат – сан белән төрләнеше. Киләчәк заман хикәя фигыльнең зат – сан белән төрләнеше. Сыйфат дәрәҗәләре Зат алмашлыклары Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше Фигыль Боерык фигыльнең зат-сан формалары Хикәя фигыльнең заман формалары Сүз төркемнәре Исемнең берлек һәм күплек санда килүе

№ слайда 8 Сыйфат Сыйфат предметның билгесен белдерә. Сыйфат нинди? кайсы? сорауларына җава
Описание слайда:

Сыйфат Сыйфат предметның билгесен белдерә. Сыйфат нинди? кайсы? сорауларына җавап бирә. Билге төс тәм форма күләм масса холык-фигыль яшел баллы түгәрәк озын җиңел усал Нинди? Кайсы?

№ слайда 9 Кисәкчә Кисәкчә сүзгә мәгънә төсмере бирә сөйли ич һичкем язгандыр өйрәндеңме ям
Описание слайда:

Кисәкчә Кисәкчә сүзгә мәгънә төсмере бирә сөйли ич һичкем язгандыр өйрәндеңме ямь- яшел раслау кире кагу икеләнү сорау көчәйтү мәгънә төсмере Кисәкчә я сүз алдыннан, я сүз артыннан килә. 1) Аерым: бик ягымлы, дөм сукыр, син генә, торгач ук, өйрәнгән ич, аңладым лабаса, бир инде, барлы да һ.б. 2) Кушылып: һичнәрсә, ашадыңмы, усалдыр, һичкайчан, һичбер, һичничек, йоклачы, күрсәнә, тордыңмыни һ.б. 3) Сызыкча аша: чем-кара, чуп-чуар, яп-якты, өр – яңа, кып-кызыл, һ.б.

№ слайда 10 Сүз. Җөмлә Сүзләр: элә, җимлек, Марат, кош. Бу сүзләрне тиешле тәртипкә куеп һәм
Описание слайда:

Сүз. Җөмлә Сүзләр: элә, җимлек, Марат, кош. Бу сүзләрне тиешле тәртипкә куеп һәм үзгәртеп, җөмләләр төзеп була. 1. Марат кошларга җимлек элә. 2.Марат, кошларга җимлек элдеңме? 3.Марат, кошларга җимлек эл! Җөмлә сүзләрдән төзелә. Җөмлә тәмамланган уйны белдерә. Җөмлә хәбәр итә, сорау куя, боера, теләкне белдерә. Иң кечкенә җөмлә бер сүздән тора: Кыш. Салкын.Иртә.

№ слайда 11 Текст Роман Хикәя Әкият Мәзәк Шигырь Диктант Сочинение Укучының җавабы Текст Тек
Описание слайда:

Текст Роман Хикәя Әкият Мәзәк Шигырь Диктант Сочинение Укучының җавабы Текст Текст, гадәттә, өч өлештән тора: башлам өлеше төп өлеш ахыры өлеше Эчтәлеге һәм төзелеше ягыннан бербөтен булып оешкан тоташ сөйләм текст дип атала. Текстта һәр җөмлә үзеннән алда килгән җөмләдәге фикерне дәвам итә. Тема – текстның төп эчтәлеге. Ул текстның исемендә күренә. Текстның төп фикере – авторның текстта әйтергә теләгән сүзе.

№ слайда 12 Җөмлә төрләре Тыныч тавыш белән әйтелгән җөмлә ахырына нокта (.) куела. Мөнир ур
Описание слайда:

Җөмлә төрләре Тыныч тавыш белән әйтелгән җөмлә ахырына нокта (.) куела. Мөнир урманнан кич кенә кайтты. Сорауны эченә алган җөмлә ахырына сорау билгесе (?) куела. -Кая бардың, Мөнир? Көчле тойгыны, өндәүне бел-дергән җөмлә ахырына өндәү билгесе (!) куела. Андый җөмлә күтәренке тавыш белән әйтелә. - Их, урман ямьле дә соң, әни!

№ слайда 13 Сүзтезмә Сүзтезмә- предметларның, эш-хәрәкәтенең мәгънәсен төгәлрәк итеп атый. М
Описание слайда:

Сүзтезмә Сүзтезмә- предметларның, эш-хәрәкәтенең мәгънәсен төгәлрәк итеп атый. Мәсәлән, тау – аерым сүз, гомумән, теләсә нинди тау булырга мөмкин; биек тау – сүзтезмә, тауны башка таулардан аерып атый. Сүзтезмә ике яки берничә мөстәкыйль сүздән- иярүче һәм ияртүче кисәкләрдән тора. Иярүче сүз ияртүче сүзне ачыклый. Ияртүче сүздән иярүче сүзгә сорау куела: нинди? нәрсәне? батыр егет Ватанны ярату сыйфат исем исем фигыль

№ слайда 14 Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре. Ия һәм хәбәр – җөмләнең баш кисәкләре Ия эшне
Описание слайда:

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре. Ия һәм хәбәр – җөмләнең баш кисәкләре Ия эшне үтәүчене белдерә, Хәбәр ия турында хәбәр итә кем? нәрсә? нишли? нишләде? нишләгән? сорауларына җавап бирә. нишләр? ул нинди? һ.б. сорауларга җавап бирә. Баш кисәкләрне иярчен кисәкләр ачыклый. Иярчен кисәкләр нинди? ничек? нәрсәне? кайчан? һ.б сорауларга җавап бирә. Кайда? Нинди? Урамда җылы яңгыр ява.

№ слайда 15 Х,һ хәрефләре Сүзләрне дөрес укы һәм дөрес яз! х һ хат хәл хушлашу хөрмә халык х
Описание слайда:

Х,һ хәрефләре Сүзләрне дөрес укы һәм дөрес яз! х һ хат хәл хушлашу хөрмә халык хәтер хезмәт пөхтә рөхсәт бәхет Хәмит Хәдичә һава һәйкәл һөнәр һәркем һаман һуш һәммә шәһәр зиһен җиһаз Һәҗәр Фәһимә

№ слайда 16 Й хәрефе Й хәрефе сүзләрнең башында, уртасында һәм ахырында килә: йомры, йөз, сө
Описание слайда:

Й хәрефе Й хәрефе сүзләрнең башында, уртасында һәм ахырында килә: йомры, йөз, сөйләм, бабай. Йо, йө сүз башында гына языла: йомран, йомгак, йомырка, йөткерү, йөгереш,йөрү. Йо – калын әйтелешле сүзләрдә, йө – нечкә әйтелешле сүзләрдә языла. Дөрес яз! йолдыз йөзек бәйрәм май йомшак йөзү тыйнак туй йозак йөрәк койма җәй

№ слайда 17 Хикәя фигыльнең заман формалары Ү ъъъъ К Үткән заман хикәя фигыль Хәзерге заман
Описание слайда:

Хикәя фигыльнең заман формалары Ү ъъъъ К Үткән заман хикәя фигыль Хәзерге заман хикәя фигыль Киләчәк заман хикәя фигыль -ды/-де, - ты/ - те - ган/ -гән, - кан/ - кән - а/ - ә, - ый/ - и -ар/-әр, -ыр/ -ер, -р -ачак/-әчәк, -ячак/ -ячәк оч-ты, өлгер-де оч-кан, өлгер-гән укы-ды, эшлә-де укы-ган, эшлә-гән оч-а, өлгер-ә ук-ый, эшл-и оч-ар, өлгер-ер оч-ачак, өлгер- әчәк укы-р, эшлә- р укы- ячак, эшлә-ячәк Урманда тәмле җиләкләр өлгерде. өлгергән. Урманда тәмле җиләкләр өлгерә. Урманда тәмле җиләкләр өлгерер. өлгерәчәк.

№ слайда 18 Сузык авазлар һәм хәрефләр Татар телендә 12 сузык аваз бар. Калын сузык авазлар
Описание слайда:

Сузык авазлар һәм хәрефләр Татар телендә 12 сузык аваз бар. Калын сузык авазлар : [а ] [о] [у] [ ы] [ы] [о] Нечкә сузык авазлар : [ә ] [ө ] [ү] [э] [э] [и] парлы парсыз [ы], [э], [о] авазлары рус теленнән кергән сүзләрдә генә кулланыла [посылка] [экран] [ кино] Сузык авазлар тавыштан гына торалар. А - а - а! У - у - у! Ы – ы –ы! О – о - о! Ә - ә - ә! Ү ү - ү! Э - э – э ! Ө – ө – ө! Сузык авазлар язуда а, ә, о, ө, у, ү, ы, э, и хәрефләре белән белдерелә

№ слайда 19 Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше Килешләр 1 нче зат 2нче зат 3 нче зат
Описание слайда:

Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше Килешләр 1 нче зат 2нче зат 3 нче зат берлек күплек берлек күплек берлек күплек Башкилеш мин без син сез ул алар Иялек килеше минем безнең синең сезнең аның аларның Юнәлеш килеше миңа безгә сиңа сезгә аңа аларга Төшем килеше мине безне сине сезне аны аларны Чыгышкилеше миннән бездән синнән сездән аннан алардан Урын –вакыт килеше миндә бездә синдә сездә анда аларда

№ слайда 20 ь хәрефе Сүзләрнең нечкә әйтелешен белдерү өчен сүз ахырында ь хәрефе языла: ямь
Описание слайда:

ь хәрефе Сүзләрнең нечкә әйтелешен белдерү өчен сүз ахырында ь хәрефе языла: ямь, яшь, япь, юнь һ.б.; ь хәрефе иҗекләрнең нечкә укылышын да күрсәтә: ятьмә, ямьле һ.б. ; Гарәп теленнән кергән сүзләрдә ь билгесе иҗекнең нечкә әйтелешен күрсәтү өчен языла: сәгать, табигать, шагыйрь шигырь һ.б. ; Нечкә иҗек ахырындагы ь хәрефе, я, ю, е хәрефләре алдыннан килгәндә, тартыкларны аерып укуны белдерә: дөнья [дөнйа], көньяк [көнйакъ], берьюлы [берйулы], бишьеллык [бишйыллыкъ]

№ слайда 21 ъ хәрефе Нечкә иҗекләрдәге к, г хәрефләрен [къ], [гъ] дип уку өчен, язуда иҗек а
Описание слайда:

ъ хәрефе Нечкә иҗекләрдәге к, г хәрефләрен [къ], [гъ] дип уку өчен, язуда иҗек ахырында ъ хәрефе куела: мәгълүм, игълан, тәкъдим, икътисад һ.б. ъ хәрефе, калын иҗектән соң я, ю, е хәрефләре алдыннан килгәндә, тартыкларны аерып укырга кирәклекне күрсәтә: аръяк [арйакъ], кулъяулык [къулйаулыкъ] Исеңдә тот! ъкалынлыкныбелдерә ъаеруныбелдерә нәкъ вәгъдә мәгънә мәгълүм игътибар тәкъдим ашъяулык кулъяулык унъеллык елъязма аръяк алъяпкыч

№ слайда 22 Иҗек.Сүзләрне юлдан – юлга күчерү. Сүз иҗекләргә бүленә. Сүздә ничә сузык аваз б
Описание слайда:

Иҗек.Сүзләрне юлдан – юлга күчерү. Сүз иҗекләргә бүленә. Сүздә ничә сузык аваз булса, шулкадәр иҗек була. бү – рә - нә Сүз юлдан – юлга иҗекләп күчерелә. Бер генә хәрефне юл азагында калдырырга яки яңа юлга күчерергә ярамый. кү – гәр – чен сан – ду – гач оя Й, ъ, ь хәрефләре үзләреннән алда торган хәреф янында кала көй – мә игъ –ти –бар мәсь - әлә

№ слайда 23 Сүзгә аваз – хәреф анализы Сүзне әйт: [ йылгъа] Сүзне иҗекләргә бүл: ел – га. Сү
Описание слайда:

Сүзгә аваз – хәреф анализы Сүзне әйт: [ йылгъа] Сүзне иҗекләргә бүл: ел – га. Сүздә ничә хәреф, ничә аваз бар? 4 хәреф, 5 аваз Хәрефләрне яз: е, л, г, а Авазларны яз: [й], [ы], [л],[гъ],[а] Сузык һәм тартык авазларны аерып яз: [ы], [а];[й],[л],[гъ] Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аерып яз: [й], [л], [гъ] – яңгырау тартыклар, саңгырау тартыклар юк. Хәреф саны белән аваз саны туры килми, чөнки е хәреф [й] һәм [ы] авазлары кушылмасын белдерә. Сүзнең әйтелеше белән язылышы туры килү – килмәвен әйт: сүзнең әйтелеше белән язылышы туры килми, чөнки е хәрефе ике аваз кушымасын белдерә.

№ слайда 24 Сүз төзелеше Сүз тамырдан яисә тамыр һәм кушымчалардан тора. Тамыр һәм кушымча с
Описание слайда:

Сүз төзелеше Сүз тамырдан яисә тамыр һәм кушымчалардан тора. Тамыр һәм кушымча сүзнең мәгънәле кисәкләре дип йөртелә. Тамыр сүзнең төп мәгънәсен белдерә, мәгънәле кисәкләргә таркалмый авыл - төп мәгънә Кушымча сүзнең мәгънәсен яки формасын үзгәртә, аерым кулланылмый. авыл – даш – сүзнең мәгънәсе үзгәргән авыл – га – сүзнең формасы үзгәргән Бер тамырдан ясалган сүзләр тамырдаш сүзләр дип атала. Тамырдаш сүзләр арасында мәгънә бәйләнеше була җиләк җиләк – ле җиләк - лек тамырдаш сүзләр Тамырдаш сүзләрне охшаш яңгырашлы сүзләр белән бутама! Мәсәлән : бала, балавыз сүзләре тамырдаш түгел.

№ слайда 25 Кушымчаларның төрләре Сүз С Сүз ясагыч кушымча яңа сүз ясый Сүз төрләндергеч куш
Описание слайда:

Кушымчаларның төрләре Сүз С Сүз ясагыч кушымча яңа сүз ясый Сүз төрләндергеч кушымча сүзнең формасын үзгәртә. --- -чы/-че; -лык/ -лек; -даш/ -дәш, - таш/ - тәш; -гыч/ - геч, -кыч/ - кеч; гы/ -ге, - кы/ - ке; сыз/ - сез; -лы/ - ле; ла/ - лә һ.б. лл лар/ - ләр, - нар/ - нәр; кай/ - кәй; - чык/- чек; сыл/ - сел; - рак/ - рәк; ынчы/ - енче; га/ - гә, - ка/ - кә; ар/ - әр һ.б. авыл - даш авыл - лар Бер тамырга берьюлы берничә кушымча ялганырга мөмкин: авыл – даш- лар –ым - ны

№ слайда 26 Сүз ясалышы. гөмбә тамыр сүз гөмбәче ясалма сүз Тамыр сүз – ясагыч кушымчасы бул
Описание слайда:

Сүз ясалышы. гөмбә тамыр сүз гөмбәче ясалма сүз Тамыр сүз – ясагыч кушымчасы булмаган сүз. Тамырына ясагыч кушымча ялганган сүзләр: кушма, парлы, тезмә сүзләр – ясалма сүзләр. Кушма сүз ике сүз кушылып ясала, кушылып языла: төньяк, аккош, алъяпкыч Парлы сүз ике сүз теркәлеп ясала, бер мәгънә белдерә, сызыкча аша языла: әти – әни, уен – көлке, аклы - каралы Тезмә сүз ике яки берничә сүз тезелеп ясала, бер мәгънә белдерә аерым языла: катылык билгесе, кура җиләге, үги ана яфрагы

№ слайда 27 Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Исем – предметны, төшенчәне атаучы , аның и
Описание слайда:

Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Исем – предметны, төшенчәне атаучы , аның исемен әйтеп бирүче сүз төркеме. Предмет – чынбарлыктагы әйбер, күренеш. Сәнгать, хезмәт, Ватан , табигать, әдәп, әһәмият, таләп һ.б.- предметлаштырылып бирелгән төшенчәләр. Исем - кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә Исемнәр ике төркемгә бүленәләр Бер төрдән булган предметларны берсен башка-ларыннан аеру өчен бирелгән исем ялгызлык исем дип атала. Бер төрдән булган предмет- ларның барысы өчен дә уртак исем уртаклык исем дип атала.

№ слайда 28 Исемнең берлек һәм күплектә килүе. Шаулап тора яшел урманнар, Җәелгәннәр тезмә т
Описание слайда:

Исемнең берлек һәм күплектә килүе. Шаулап тора яшел урманнар, Җәелгәннәр тезмә тын таулар, Кошлар йөзә зәңгәр күлләрдә, Тирбәләләр гөлләр җилләрдә... Нефть табыла шушы җирләрдә. ( Нури Арсланов.) Берлек санда исем бер предметны белдерә Күплектә исем күп предметны белдерә бала юл кеше төзүче урман тиен җиң миң балалар юллар кешеләр төзүчеләр урманнар тиеннәр җиңнәр миңнәр

№ слайда 29 Кулланылган әдәбият: Татар мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары өчен татар т
Описание слайда:

Кулланылган әдәбият: Татар мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары өчен татар теленнән таблицалар; 2 А.Х. Нуриева, Ч.М.Харисова. Татар теле.1-2 кисәкләр. 2 сыйныф өчен дәреслек, Казан “ Мәгариф” нәшрияты. 2007. 3. А.Х. Нуриева, Ч.М.Харисова. Татар теле.1-2 кисәкләр. 3 сыйныф өчен дәреслек, Казан “ Мәгариф” нәшрияты. 2009. 4. Р.Х.Ягъфәрова, Р.Ә.Асылгәрәева Татар теле.1-2 кисәкләр. 4 сыйныф өчен дәреслек, Казан “ Мәгариф” нәшрияты. 2010

№ слайда 30
Описание слайда:

№ слайда 31
Описание слайда:

№ слайда 32
Описание слайда:

№ слайда 33
Описание слайда:

№ слайда 34
Описание слайда:

№ слайда 35
Описание слайда:

№ слайда 36
Описание слайда:

№ слайда 37
Описание слайда:

№ слайда 38
Описание слайда:

№ слайда 39
Описание слайда:

№ слайда 40
Описание слайда:

№ слайда 41
Описание слайда:

№ слайда 42
Описание слайда:

№ слайда 43
Описание слайда:

№ слайда 44
Описание слайда:

№ слайда 45
Описание слайда:

№ слайда 46
Описание слайда:

№ слайда 47
Описание слайда:

№ слайда 48
Описание слайда:

№ слайда 49
Описание слайда:

Скачать эту презентацию

Презентации по предмету
Презентации из категории
Лучшее на fresher.ru