PPt4Web Хостинг презентаций

X Код для использования на сайте:

Скопируйте этот код и вставьте его на свой сайт

X

Чтобы скачать данную презентацию, порекомендуйте, пожалуйста, её своим друзьям в любой соц. сети.

После чего скачивание начнётся автоматически!

Кнопки:

Презентация на тему: Гамбаров


Скачать эту презентацию

Презентация на тему: Гамбаров


Скачать эту презентацию

№ слайда 1 Проект эше Туган авылым. Төзеде: 3 нче сыйныф укучысы Гамбаров Данил Җитәкче: Га
Описание слайда:

Проект эше Туган авылым. Төзеде: 3 нче сыйныф укучысы Гамбаров Данил Җитәкче: Гафиуллина Л.Н

№ слайда 2 Эчтәлек: Туган як турында кыскача мәгълүмат бирү. Туган җир турында шигырьләр. А
Описание слайда:

Эчтәлек: Туган як турында кыскача мәгълүмат бирү. Туган җир турында шигырьләр. Авылдашыбыз иҗаты. Йомгаклау. Туган өен белмәгән Туган авылын белерме ? Туган авылын белмәгән Туган илен белерме?

№ слайда 3 Темасы:”Туган авылым ” Максаты:  Туган як – туган авыл турындагы белемнәрен киңә
Описание слайда:

Темасы:”Туган авылым ” Максаты:  Туган як – туган авыл турындагы белемнәрен киңәйтү . Бурычлары:  -туган авылымның килеп чыгышын өлешчә өйрәнү; -авылның тарихын һәм тирә-якның табигатен өйрәнүгә кызыксыну уяту. Эзләнү эшенең актуальлеге: - Үткәнебез гыйбрәтле, ә киләчәгебез өметле! Эзләнү алымнары: -теоретик, эзләнүле һәм нәтиҗә ясау.

№ слайда 4 Туган авылым, беренче мәртәбә ялан тәпи йомшак, чыклы чирәмеңә баскан чагымнан у
Описание слайда:

Туган авылым, беренче мәртәбә ялан тәпи йомшак, чыклы чирәмеңә баскан чагымнан ук күңелемнең иң түренә кереп ояладың син! Шул көннәрдән алып, җаным-тәнем белән гашыйк мин сиңа! Сабый чактан ук синең рәхәтеңне тоеп, сизеп яшим мин! Туган авылымның гына һавасы шундый саф, чиста. Миндә туган якны сөю, ярату хисе тудырганың өчен мең рәхмәт сиңа, авылым минем! Әлеге хис миндә яшәгән саен арта гына бара. Ярату хисе белән беррәттән, авылымның үткәне турында белергә омтылу теләге дә көчәйгәннән-көчәя генә бара. Һәр авыл җир йөзендәге меңләгән авыллар арасыннан кайсыдыр ягы белән аерылып тора. Нинди дә булса үзенә генә хас сыйфаты, күренекле кешеләре, табигате, тарихы була аның. Бер ягында таулар , икенче ягында болыннар җәелеп киткән, елга ярларында камышлар һәм таллар үсеп утырган авылымның исеме - Куныр. 

№ слайда 5 Безнең авылыбыз Татарстанның төньяк-көнбатышында урнашкан. Бер ягында аны таулар
Описание слайда:

Безнең авылыбыз Татарстанның төньяк-көнбатышында урнашкан. Бер ягында аны таулар уратып алган, тау астыннан матур гына елга, уртасыннан инеш ага. Элек Кубыр елгасы буенда “Кугынур” дигән мари авылы булган. Ул “киң кыр” дигәнне аңлата. Аннан авылга татарлар килә башлаган. Марилар күчеп киткәннәр. Авыл исемен татарлаштырып “Куныр” дип үзгәрткәннәр.  Хәзерге вакытта Куныр авылы районыбызның иң төзек, иң бай авылларының берсе. Авылыбызда 827 кеше яши, 227хуҗалык бар. Куныр авылы тау астында, Кубыр елгасы буена ,урнашкан. Кубыр елгасы Әрхәнскийдән башланып, Вятка елгасына коя. Сарай тавыннан караганда, борылып аккан елга буенча урманнан Куныр авылы гаҗәп матур күренә. Елга буенча сузылган Киров урманының озынлыгы 3 км. Урамның түбән очын урталай бүлеп Ташлы чишмә суы ага. Ташлы чишмә Бикчәнтәй, Каратау һәм Кызылъяр чишмәләренең бергә кушылуыннан барлыкка килгән. Ә Киров урамының югары очын Алашай дигән елга урталай бүлеп тора. Ташлы чишмәнең буеннан буена Ибраһимов урамы урнашкан. Авылның тирә – ягында урман юк, урманнар элек киселеп беткән, янында колхоз кырлары җәелеп ята.

№ слайда 6 Авыл турында шигырьләр Читләргә китсәм, гел сине Юксынам, яна йөрәк. Юктыр ул ел
Описание слайда:

Авыл турында шигырьләр Читләргә китсәм, гел сине Юксынам, яна йөрәк. Юктыр ул елгалар тагын Синнән дә гүзәлрәк.   Димскәй буе әрәмә, Тал каплаган ярын да. Сагынып кайтам шунда үскән Әче какыларын да.   Чума – чума сулар керәм Агыза мине агым. Бөдрә таллар арасыннан Елмая балачагым. Әрәмәләре ни тора – Гел шомырт агачлары. Үзәкләрне өзә сайрап Сары сандугачлары.   Кайтып китсәм, түзә алмыйча Әйләнеп киләм тагын. Сокланыплар туя алмыйм, Гүзәл син туган ягым! Миләшле кул – яшь урманлык, Анда үсә ак каен. Яшьлегемә кире кайтам Мин шунда барган саен.   Тау астында – серле чишмә. Тау битендә - яшь урман. Чүт – чүт итеп кошлар сайрый, Урман моң белән тулган. Алар бәхет теләп сайрый Кошларда гел изге ул. Гел дә дуслары кавышкач Ул урманда көн дә туй.

№ слайда 7 Якташларыбыз иҗаты Әй авылым, назлылыгың белән, Күңелләргә кереп калгансың. Сине
Описание слайда:

Якташларыбыз иҗаты Әй авылым, назлылыгың белән, Күңелләргә кереп калгансың. Синең янга кайтып кергәндә Елмаеплар каршы аласың. Синдә рәхәт, иркен һаваң, Күңелләргә сеңә наз булып. Синең янга киләм дә мин, Куеныңа сарыламын барып. Чулпан Әсхатҗанова

№ слайда 8 Туган ягым табигате. Кайда барсам, кайда булсам да мин, Синең хакта минем уйлары
Описание слайда:

Туган ягым табигате. Кайда барсам, кайда булсам да мин, Синең хакта минем уйларым. Матурлыкка һич кул тидермәмен, Мин саклармын сине, саклармын. Тирәктәге сайрар кошларың да- Барысы да миңа кадерле, Синең кебек манзаралы җирне, Беркайда да тапмам шикелле. Җәй көннәрен болыннарда, Чәчәкләрдән тәмле ис бөрки. Каенлыкта зифа буйлы каен, Әйтерсең лә миңа кул сирпи. Чәчәкләрнең монда төрлесе бар: Агы, кызылы, һәтта зәңгәре. Мондый җирдән ничек китеп булсын, Китеп булмый инде, билгеле. Җәннәт бакчасыдай туган җирем, Һич кенә дә сине онытмам. Кадерләрмен, туган җирем, һаман, Мин яратам, сине, яратам! Чулпан Әсхатҗанова

№ слайда 9 Нәтиҗә: Тарихи төбәкне өйрәнү һәм аның тарихын язу-энә белән кое казуга тиң. Авы
Описание слайда:

Нәтиҗә: Тарихи төбәкне өйрәнү һәм аның тарихын язу-энә белән кое казуга тиң. Авылның үткәне турында язма чыганаклар юк диярлек, чөнки аларны язып баручы булмаган. Бердәнбер чыганак - өлкән яшьтәгеләрнең истәлекләре, буыннан –буынга сөйләнеп килгән хатирә. Матди чыганаклар юк дәрәҗәсендә.  Барлык туплаган материалларны туплап без кыскача туган як тарихын өйрәнүгә ирешәчәкбез.  Минем уйлавымча,  туган авыл табигатенең һәр географик объекты кешеләрнең яшьлек эзләрен ,  кадерле хатирәләрен саклау белән бергә , һәрбер җирле атама- үзенең килеп чыгышы, барлыкка килү мәгънәсе белән чал тарих хәбәрчесе ул.    Киләчәктә без  бу проект эшен  дәвам итәргә уйлыйбыз,  тагын да тулыландырырбыз.

№ слайда 10
Описание слайда:

Скачать эту презентацию

Презентации по предмету
Презентации из категории
Лучшее на fresher.ru