Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә Аларгадыр бөтен авырлык. Әнкәйләргә якты йолдызлардан, Я кояштан һәйкәл салырлык.
Син әнием минем өчен Бу дөньяда бер генә. Елмайганда йөзләреңнән Бар өйгә нур беркелә.
Ана булу- изгелекнең таҗы, Дөньяда иң олы дәрәҗә. Ана кеше һәрбер баласының Бәхетенә ача тәрәзә.
Фахрутдиновалар гаиләсе.
Ана баласын сөеп, назлап аңа иң изге теләкләрен тели: Бәхет башы- намус балам, Намусыңнан аермасын. Талпынып очар чагында. Канатларың каерылмасын.
Ана сиңа гел яхшылк тели, Гаепләрең булса- кичерә... Тугырылыклы калыйк,гомер буе Ана дигән күркәм кешегә.
Төхбәтовлар гаиләсе.
Көннәр якты булсын өчен,әни кирәк Ашлар тәмле булсын өчен,әни кирәк Җил-яңгырдан саклар өчен, Усаллардан яклар өчен, Бәхет-шатлык артсын өчен, Әни кирәк! Әни кирәк! Иң кадерле кеше җирдә Әни димәк.