Ата-аналар өчен 10 киңәш
1.Балаң син ничек теләсәң шундый булырга тиеш дип уйлама. Аңа үзе булып калырга ярдәм ит. 1.Балаң син ничек теләсәң шундый булырга тиеш дип уйлама. Аңа үзе булып калырга ярдәм ит.
2. Бала минеке дип уйлама: ул Ходайның рәхмәте.
3. Баладан аның өчен эшләгән барлык яхшылыкларың хакына түләү көтмә: син аңа гомер биргәнсең, моның өчен ул сине ничек бәхилләтә алсын? Ул башка берәүгә гомер бирәчәк, ә анысы-өченче кешегә. Бу туктаусыз бара торган процесс. 3. Баладан аның өчен эшләгән барлык яхшылыкларың хакына түләү көтмә: син аңа гомер биргәнсең, моның өчен ул сине ничек бәхилләтә алсын? Ул башка берәүгә гомер бирәчәк, ә анысы-өченче кешегә. Бу туктаусыз бара торган процесс.
4. Башкаларга, тормышка булган ачу-үпкәләреңне баладан алма. Ни чәчсәң шуны урырсың дигән сүзне онытма. 4. Башкаларга, тормышка булган ачу-үпкәләреңне баладан алма. Ни чәчсәң шуны урырсың дигән сүзне онытма.
5.Баланың проблемаларына өстән карама. Тормыш йөге һәркемгә көченә карап бирелә. Ышан, аңа салынган йөк һич кенә дә синекеннән ким түгел, ә бәлки авыррактыр да әле. Чөнки аның әле тормыш тәҗрибәсе юк. 5.Баланың проблемаларына өстән карама. Тормыш йөге һәркемгә көченә карап бирелә. Ышан, аңа салынган йөк һич кенә дә синекеннән ким түгел, ә бәлки авыррактыр да әле. Чөнки аның әле тормыш тәҗрибәсе юк.
6. Баланы мыскыл итмә! 6. Баланы мыскыл итмә!
7. Балаң өчен нәрсә дә булса эшли алмавың өчен үзеңне битәрләмә, эшли алып та эшләмәвең өчен битәрлә. 7. Балаң өчен нәрсә дә булса эшли алмавың өчен үзеңне битәрләмә, эшли алып та эшләмәвең өчен битәрлә.
8. Туган ил өчен бөтенесен дә эшләмәгәнсең икән, димәк син берни дә эшләмәгәнсең дигән сүз бар. Шуны “бала” сүзе белән алыштырып укып кара һәм исеңдә калдыр. 8. Туган ил өчен бөтенесен дә эшләмәгәнсең икән, димәк син берни дә эшләмәгәнсең дигән сүз бар. Шуны “бала” сүзе белән алыштырып укып кара һәм исеңдә калдыр.
9.Чит кеше баласын яратырга өйрән. Беркайчанда кеше баласына карата, башкаларның синең балаңа карата кылуын теләмәгән гамәлләр кылма. 9.Чит кеше баласын яратырга өйрән. Беркайчанда кеше баласына карата, башкаларның синең балаңа карата кылуын теләмәгән гамәлләр кылма.
10. Үз балаңны ярат: ул нинди булса шулай кабул итеп ярат. Чөнки бала ул, хәзергә синең янда булган бәйрәм. 10. Үз балаңны ярат: ул нинди булса шулай кабул итеп ярат. Чөнки бала ул, хәзергә синең янда булган бәйрәм.