PPt4Web Хостинг презентаций

Главная / Начальная школа / Авылым Чишмәләре
X Код для использования на сайте:

Скопируйте этот код и вставьте его на свой сайт

X

Чтобы скачать данную презентацию, порекомендуйте, пожалуйста, её своим друзьям в любой соц. сети.

После чего скачивание начнётся автоматически!

Кнопки:

Презентация на тему: Авылым Чишмәләре


Скачать эту презентацию

Презентация на тему: Авылым Чишмәләре


Скачать эту презентацию

№ слайда 1 Авылым чишмәләре Башкарды: Фатыйхова Язилә Зөлкәфил кызы Татарстан Республикасы
Описание слайда:

Авылым чишмәләре Башкарды: Фатыйхова Язилә Зөлкәфил кызы Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Зур Сәрдек гимназиясе” МББ учреждениесе Адай авылындагы филиалының 3в сыйныфы укучысы Җитәкчесе: башлангыч сыйныфлар укытучысы Галимуллина Рәмзия Габдулла кызы

№ слайда 2 Эчтәлек: 1. “Чишмә – изге урын” 2. Туган авылым – Адайдагы чишмәләр тарихы. 3. К
Описание слайда:

Эчтәлек: 1. “Чишмә – изге урын” 2. Туган авылым – Адайдагы чишмәләр тарихы. 3. Кирәмәт чишмәсе. 4. Озын улаклы чишмә. 5. Шәех баба чишмәсе. 6. Габит чишмәсе. 7. Матур чишмә. 8. Чишмәләрне саклыйк! 9. Файдаланылган әдәбият

№ слайда 3 Гасырлардан калган нинди моң бу - Челтер-челтер ага чишмәкәй... Чишмә диюгә, күз
Описание слайда:

Гасырлардан калган нинди моң бу - Челтер-челтер ага чишмәкәй... Чишмә диюгә, күз алдына иңнәренә көянтә-чиләк асып кайтучы сылу кызлар, апа, килә. Чишмә тау астыннан көмеш күзе белән җирне тишеп, бик зур кыенлыклар белән саркып чыга. Аның көмеш тамчылары кояш нурларында энҗе бөртекләре кебек җемелдиләр. Халкыбыз элек-электән чишмәләрне карап, чистартып торган, аларны изге урын итеп санаган. Таңда чишмә суын эчкән кызлар, сылу, бәхете дә, шатлыгы да тулы була дип ышанган. Чишмәләр, кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл, диңгез һәм океаннарга тормыш өләшүчеләр. Туган якларыбыздагы һәр олы елгак кайчандыр кечкенә генә чишмәдән барлыкка килгән. Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы бар. Берәүләре шаулап ага, тавышы еракларга ишетелә, икенчеләренең чылтыравын исә яннарына килеп җиткәч кенә ишетәсең.

№ слайда 4 Изге чишмәләр җырында – ерак гасырлар аһәңе Элек-электән чишмәләрне бик кадерләп
Описание слайда:

Изге чишмәләр җырында – ерак гасырлар аһәңе Элек-электән чишмәләрне бик кадерләп тотканнар. Чишмә - изге урын саналган. Чишмә суы төрле авыруларга дәва булган. Элек кызлар чишмәгә теләк тели-тели барганнар, үзләренә тазалык, саулык, бәхет сораганнар. Кызларга килен булып төшкәч тә, су юлын, чишмә юлын күрсәткәннәр. Егетләр-кызлар чишмә буйларында очрашканнар, бер-берсенә вәгъдә бирешкәннәр. Чишмә суыннан кайнаткан чәй иң тәмлесе булган. Борын заманнан ук чишмә рухландыру чыганагы булып саналган, җырларда чишмә образы тере зат кебек сурәтләнгән, туган ил белән бергә куелган. Кайбер чишмәләрне гомере буена бер кеше караган, бу шөгыль атадан улга, оныкка күчкән. Кемнәрдер яңа чишмәләр ачкан. Бу очракта чишмәгә әлеге кешенең исемен кушканнар. Шулай итеп, бу исем тарихка уелып калган.

№ слайда 5 Адай авылының чишмәләре Татар мифологиясендә чишмә иясе, чишмәгә бәйле төрле ыша
Описание слайда:

Адай авылының чишмәләре Татар мифологиясендә чишмә иясе, чишмәгә бәйле төрле ышанулар, легендалар яшәп килә. Һәр нәрсәнең, һәр күренешнең үз иясе булган кебек, чишмәләрнең дә ияләре бар икән. Алар изге рухлар сыйныфына карыйлар һәм һәрвакыт ярдәм итеп торалар. Адай авылының матур табигате чишмәләргә бик бай. Әлеге чишмәләрнең һәрберсенең үз исеме, үз тарихы бар. Нинди генә исемнәре юк аларның: Габит чишмәсе, Мостафа чишмәсе, Шәех бабай чишмәсе, Озын улаклы чишмә, Матур чишмә, Кирәмәт чишмәсе. Һәр чишмәнең үз яме, үз тәме бар. Мәсәлән, Мостафа чишмәсе - бик йомшак сулы, бик борынгы. Тирәннән, җир астыннан агып чыгып, ул кешеләрнең яшәү чыганагына әйләнә, күпме халыкка көч, шифа бирә. Аның суыннан кайнатылган чәй бик тәмле була. 

№ слайда 6 Кирәмәт чишмәсе бик салкын сулы. Җәйге челләдә аның суын йотлыгып эчсәң, салкын
Описание слайда:

Кирәмәт чишмәсе бик салкын сулы. Җәйге челләдә аның суын йотлыгып эчсәң, салкын тиясен көт тә тор! 

№ слайда 7 Озын улаклы чишмә Авылым халкы бик яраткан Озын улаклы чишмә тау астында урнашка
Описание слайда:

Озын улаклы чишмә Авылым халкы бик яраткан Озын улаклы чишмә тау астында урнашкан. Аның суы бик йомшак, тәмле. Үзенең көмештәй саф сулары белән ул безне сөендереп ага да ага. Чит җирләргә киткән авылдашлар туган авылына кайткач, шушы чишмә янына киләләр. Монда сандугач сайрауларын, суның челтер-челтер моңлы тавышын тыңларга, яшьлекләрен сагынып искә алалар. Минем апаларым, абыем балачакта монда булырга бик яраталар иде.

№ слайда 8 Озын улаклы чишмә
Описание слайда:

Озын улаклы чишмә

№ слайда 9 Шаех бабай чишмәсе Адай авылында 1560 еллар тирәсендә Ишмөхәммәт бине Тукмөхәммә
Описание слайда:

Шаех бабай чишмәсе Адай авылында 1560 еллар тирәсендә Ишмөхәммәт бине Тукмөхәммәт исемле суфый шәехе яшәгән. Ул авылда мәдрәсә тотып, 36 ел буе дин сабаклары тараткан, диелә тарихи мәгълүматларда. Бүгенге көндә Адайда аның исемен йөртүче Шәех баба чишмәсе бар. Аның суының искиткеч тәмле һәм күзгә файдалы булуы турында даны еракларга таралган. Барлыкка килү тарихы да кызыклы. Риваятьләрдә бу чишмә дин сугышлары вакытында калкып чыккан дип сөйләнә. Имештер, бу елларда бик каты корылык була, барлык сулыклар кибеп бетә. Ә мөселманнарга тәһарәтсез сугышка керергә ярамаган. Шул чак Шәех баба сөңгесе белән җиргә кадый һәм чишмә бәреп чыга, диелә. Изгеләр күмелгән урыннарга якын җирдә чишмәләр тибеп чыга дигән фикер дә яши. Бәлки бу чишмә дә Шәех баба үлгәннән соң барлыкка килгәндер, монысы инде сер булып кала.

№ слайда 10
Описание слайда:

№ слайда 11 Габит Чишмәсе моннан 11 ел элек
Описание слайда:

Габит Чишмәсе моннан 11 ел элек

№ слайда 12 Матур чишмә-авылым халкын күп еллардан бирле тәмле сулары белән куандырып тора.
Описание слайда:

Матур чишмә-авылым халкын күп еллардан бирле тәмле сулары белән куандырып тора. Матур чишмә моннан 8 ел элек

№ слайда 13 Матур Чишмә бүгенге көндә.
Описание слайда:

Матур Чишмә бүгенге көндә.

№ слайда 14
Описание слайда:

№ слайда 15 Гүзәл чишмәләрне саклыйк дусларым! Чишмә - кадерле урын, шуңа күрә кеше аны мату
Описание слайда:

Гүзәл чишмәләрне саклыйк дусларым! Чишмә - кадерле урын, шуңа күрә кеше аны матурлаган, бизәгән, чишмә янына матур сөлгеләр элгәннәр, чүмечләр куйганнар. Тирә-ягын чистартып, утыргычлар көйләгәннәр. Элек-электән безнең халык суны чиста итеп тотуга аерым игътибар биргән. Чишмәгә юл бервакытта да суынмаган. Безнең өчен чишмә нәрсә ул? Билгеле: кеше сусыз яши алмый. Су-тормыш чыганагы. Чиста су, саф һава, икмәк безгә яшәү өчен кирәк. Ә чишмәләр - су чыганагы да, гүзәллек чыганагы да, җан тынычлыгы бирүче ял урыны да, экология дә, тәрбия чарасы да ул. Чишмәләрне чистартып, тәртипкә китереп торыйк.

№ слайда 16 Чишмә янында өмә
Описание слайда:

Чишмә янында өмә

№ слайда 17 “Челтер – челтер чишмәбез...” Челтер-челтер тавышы Челтер–челтер чишмәбез, Җил и
Описание слайда:

“Челтер – челтер чишмәбез...” Челтер-челтер тавышы Челтер–челтер чишмәбез, Җил искәндә иелеп кала Ярдан балчык ишмәгез! Яр астында чишмә ага, Суны шуннан эчегез, Читтә үскән камышы Башка җирдә эчмәгез. (М. Җәлил)

№ слайда 18 Файдаланылган әдәбият 1. Ф.С. Баязитова “Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йола
Описание слайда:

Файдаланылган әдәбият 1. Ф.С. Баязитова “Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары”, Казан, Татарстан китап нашрияты, 1996. 2. Муса Җәлил - “Чишмә” шигыре. 3. Авторның шәхси фотолары

Скачать эту презентацию

Презентации по предмету
Презентации из категории
Лучшее на fresher.ru